“Нәүрүз” театр фестивале Саха Яшь тамашачы театрының презентация спектакле белән ачылды

Төньяк халыклары риваятьләре буенча куелган, бай милли колоритлы “Бәхет ташы” балалар спектакле саха халкын презентацияләүгә корылган иде.

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кичке рәсми ачылу тантанасына кадәр үк бүген Казан Яшь тамашачы театры сәхнәсендә Саха Республикасы үзенең беренче спектаклен тәкъдим итте.

Ерак республикадан килгән кунаклар театрга килүчеләрне милли киемнәр белән елмаеп каршы алдылар, фойега презентация стендлары урнаштырылган иде, спектакль алдыннан сәхнәдәге экран аша Якутия турында презентация фильмы да тәкъдим ителде.

Саха Республикасының яшь тамашачы дәүләт театрының төньяк халыклары риваятьләре буенча куелган, бай милли колоритлы “Бәхет ташы” балалар спектакле дә саха халкын презентацияләүгә корылган иде. Милли киемле егетләр-кызлар, милли биюләр, боланнар, бүреләр, шаман дөңгере, мизгел эчендә кар көртенә дә, көймәгә дә, юлга да әверелгән ак пәрдәләр – 50 минутлык спектакльгә барысы да сыйган. Театр вәкилләре әлеге спектакльнең ике телдә дә – саха һәм рус телләрендә әзерләнгән булуын, бүген аның оештыручылар теләге белән саха телендә уйналганын әйттеләр. Тамашачы спектакльне яратып кабул итте, артистларны сәхнәдән дәвамлы алкышлар белән озаттылар.

Иртәгә Саха Республикасының яшь тамашачы дәүләт театры икенче спектаклен – Эжен Ионесконың трагифарс жанрында эшләнгән “Король үлә” спектаклен тәкъдим итәчәк. Ул шулай ук Казан яшь тамашачы театрында була. Башлана – 12.00 сәг. Саха Республикасының (Якутия) Мәдәният һәм рухи үсеш министры урынбасары Владислав Левочкин спектакльне “мәңгелек сәяси спектакль” дип бәяләде.