Казанлыларны А.С.Пушкинның туган көнен һәм Рус теле көнен билгеләп үтәргә чакыралар

6 июньдә Казанның Лядский бакчасында IV шәһәр китап фестивале – “Китап-фест-2017” үтә.

(Казан, 5 июнь, "Татар-информ"). 6 июньдә Казанның Лядский бакчасында IV шәһәр китап фестивале – “Китап-фест-2017” үтә. Әлеге чара мәшһүр шагыйрь Александр Пушкинның туган көненә һәм Рус теле көненә багышлана.

Китап фестивалендэ шәһәр халкы “Фантазия” хатын-кызлар джаз-оркестры башкаруында музыкаль әсәрләр тыңлаячак, шулай ук Казан шәһәр филармониясе артистлары А.Габдинов, Н.Коновалов, Г.Имамиева, Р.Насыйбуллин, А.Шәрипҗанова, балалар музыка мәктәбе шәкертләре чыгышларын күрә алачак. 

Фестивальнең төп мәйданында Казан шагыйрьләре шигырь укыячак, әдәби әсәрләрдән өзекләр дә булачак. Моннан тыш, шәһәр халкы әдәби флешмобта катнаша алачак.