Мордва Кармалкада “Балтай” бәйрәме була

Милли ашлар күргәзмәсе дә оештыралачак

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). 7 июнь көнне Мордва Кармалка авылында мордваларның “Балтай” республикакүләм бәйрәме узачак.

Ул иртәнге сәгать 10.00 да башланып, көне буе дәвам итәчәк. Биредә төрле фольклор коллективлары чыгыш ясаячак, милли ашлар күргәзмәсе, милли уеннар оештыралачак. Авыл урамнары буенча яфраклар белән бизәлгән “Аю” йөреп, кунакларны коедан алынган изге су белән коендырулы бик күңелле бәйрәм булачак, дип белдерә Лениногорск җирле газетасы.