Җырчы Хәйдәр Бигичевның тууына 60 яшь тула

16 июнь көнне опера һәм балет театрында аны искә алу кичәсе була
(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 16 июнь көнне М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Татарстанның халык, Россиянең һәм Башкортстанның атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Хәйдәр Бигичевның (1949-1998) тууына 60 ел тула. Бу көнне җырчы озак еллар эшләгән опера һәм балет театрда аның истәлегенә искә алу кичәсе оештырыла.
Театрның матбугат хезмәте белдерүенчә, концертта Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, “Алтын битлек” Россия премиясе һәм Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Әхмәт Агади (Санкт-Петербург), Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Марат Шәрипов, Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев, Х.Бигичев исемендәге бәйге лауреаты Руслан Сәйфетдинов, Медет Чотабаев (Казакъстан), Илья Говзич (Милан), шулай ук Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, Татарстанның халык артистлары Зөһрә Сәхәбиева, Мөнир Якупов, җырчы Владимир Васильев катнаша.
Хәйдәр Аббас улы Бигичев чыгышы белән Түбән Новгород өлкәсеннән. Урта мәктәпне тәмамлап, армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, ул 1971 елда Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә. 1977 елда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына солист буларак эшкә кабул ителә. Театрның баш режиссеры Нияз Даутов яшь җырчының мөмкинлекләрен тиз арада күреп ала һәм эшкә килгән беренче елында ук Х.Бигичев Х.Вәлиуллинның “Самат” операсында төп партияне башкара. Алдагы сезонда да җырчы үзенчәлекле образларны кабатланмас югарылыкта сәхнәгә алып чыга. Алар арасында Хозе (“Кармен” Ж.Бизе), Отелло (“Отелло” Дж.Верди), Каварадосси (“Тоска” Дж.Пуччини), Герман (“Пиковая дама” П.Чайковский), Самозванец (“Борис Годунов” М.Мусоргский), Җик Мәргән (“Алтынчәч” Н.Җиһанов), Җәлил (“Җәлил” Н.Җиһанов), Закир (“Кара йөзләр” Б.Мөлеков), Батырҗан (“Наемщик” С.Сәйдәшев) һәм башка күпсанлы партияләр бар.
Замандашлары хәтерендә Х.Бигичев татар халык җырларын камил башкаруы белән кереп калган, шул ук вакытта ул беренчеләрдән булып татар композиторлары әсәрләрен халыкка җиткерүчеләрнең берсе дә. Җырчы буларак, җырларны ул халыкка бөтен нечкәлеге, аһәңлеге белән илтеп җиткерә белә иде. Әйтергә кирәк, аның башкаруындагы күп кенә халык көйләре һәм композиторлар әсәрләре татар җыр сәнгатенең алтын фондында саклана, диелә театрдан алынган хәбәрдә.