“Татарстанның мәдәни мозаикасы” III милләтара яшьләр фестивале старт алды

Фестивальдә милли-мәдәни яшьләр оешмаларыннан 200ләп вәкил, чит ил студентлары, шулай ук республикабызда этно-мәдәни проектларны чынга ашыручы студент һәм яшьләр берләшмәләре катнашачак

(Казан, 5 май, “Татар-информ”). Казанда 5 майдан 8енә кадәр“Татарстанның мәдәни мозаикасы” (“Культурная мозаика Татарстана”) III милләтара яшьләр фестивале уза.  “Регина” күңел ачу комплексындагы (Казан, Петровский бистәсе) әлеге чараны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе оештыра.

“Татарстанның мәдәни мозаикасы” фестивале, Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен һәм милли мәдәниятләрен саклау нигезендә студентлар һәм яшьләр арасындагы милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту максатында, үткәрелә. Фестивальдә, гадәттәгечә, милли-мәдәни яшьләр оешмаларыннан 200ләп вәкил, чит ил студентлары, шулай ук республикабызда этно-мәдәни проектларны чынга ашыручы студент һәм яшьләр берләшмәләре катнаша.

6 май көнне фестиваль кысаларында сәгать көндезге 1дә  “Дөге бәйрәме” (“Праздник Риса”) узачак. Әлеге чарада төрле милләт яшьләре составына дөге кергән милли аш-су әзерләячәк.

7се көнне иртәнге 9да М. Горький исемендәге үзәк күңел ачу һәм ял паркында Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы инициативасы белән Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салу чарасы үтәчәк, шулай ук Бөек Ватан сугышы турында төрле телләрдә шигырьләр сөйләнәчәк. Соңыннан катнашучылар флешмоб оештырачак һәм “Победа” сүзе хасил итеп тезеләчәк. Татарстан халыклары Дуслык йорты мәгьлүмат үзәге шул хакта хәбәр итә.