Татарстанда авыл клублары һәм кинозаллар арта

Аларны кино күрсәтү җайланмалары белән җиһазлаячаклар

(Казан, 5 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Федераль финанслау ярдәме белән, быел республикада тагын 5 авыл клубы төзеләчәк. Аларда кино күрсәтү өчен цифрлы җиһазлар урнаштыру күздә тотыла. Татарстандагы муниципаль районнарның 6 сында мондый җиһазлар кайтартылган инде һәм аларны урнаштыру эшләре бара. Ел дәвамында әлеге кинозалларны, тантаналы рәвештә, ачу ниятләнә.

Бу хакта бүген республика Дәүләт Советы бинасында узган матбугат очрашуында ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бүген Тәтешнең “Новый век” мәдәни-күңел ачу үзәгендә шундый кинозалларның берсе рәсми ачылган.

Моннан тыш, кино күрсәтү җиһазлары ТР Президенты программасы буенча төзелә торган 45 яңа клубта да булачак. 4 ел дәвамында гамәлдә булган әлеге программа ярдәмендә Татарстанда 181 авыл клубы сафка бастырылган.