Татарстан кинематографчылары берлеге, 35 елдан соң, биналы булачак

Бу башка мәсьәләләрне дә хәл итәчәк, дип саный берлек рәисе

(Казан, 5 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан Кинематографчылары берлегенең үз бинасы булачак. 35 ел эшчәнлек алып барган оешманың әлегә үз почмагы юк иде.

Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә Республика кинематографчылары берлеге рәисе Илдар Ягъафәров хәбәр итте.

“Теләсә нинди оешма бинадан башлана. Безнең берлекнең исә 35 ел бинасы булмады. Хәзер бу мәсьәлә хәл ителә, һәм әгәр дә ул уңай юнәлеш алса, башка сорауларны да чишеп булачак. Мисал өчен, берлек кысаларында кино җитештерүне җайга салып булыр иде”, - диде ул.

Илдар Ягъафәров сүзләренчә, берлеккә киносценарийлар тәкъдим итеп, көн саен берничә шалтыраталар. “Кино төшерергә теләге булган кешеләр авыллардан, калалардан шалтыратып, төрле тәкъдимнәре белән чыга. Алар бездән ярдәм сорый һәм без аларга ярдәм дә итәр идек, әмма әлегә безгә бер йодрык булып туплану мөһим”, - дип белдерде ТР Кинематографчылар берлеге рәисе.