Рудольф Нуриев фестивалендә беренче татар балеты күрсәтелә

Халыкара классик балет фестивале быел 39 тапкыр уза

(Казан, 5 май, “Татар-информ”). 14 май көнне сәгать кичке 6 да М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Рудольф Нуриев исемендәге XXIX Халыкара классик балет фестивале кысаларында “Шүрәле” балеты тәкъдим ителәчәк.

Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрит Яруллин музыкасына иҗат ителгән тамаша 3 күренештән гыйбарәт. Аның либреттосын Әхмәт Фәйзи һәм Леонид Якобсон язган.

“Шүрәле” — 1945 елның 12 мартында куелган беренче татар балеты. Ул сәнгать тарихында татар балеты һәм композитор Фәрит Яруллинның сәхнә өчен иҗат иткән бердәнбер әсәр буларак кереп калды. Сугыш кырында һәлак булган композитор Ф. Яруллин 1958 елда, бу иҗат җимеше өчен, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде, балет үзе классик әсәр булып танылды