Камал театры тормышын “Telegram"нан да күзәтеп була

Камаллылар, Татарстан театрлары арасыннан беренче булып, үз каналын булдырды

(Казан, 5 май, “Татар-информ”). Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Татарстан театрлары арасыннан беренче булып, "Telegram" мессенджерында үзенең каналын ачты. Хәзер Камал театрының иң мөһим яңалыкларын рәсми сайт (www.kamalteatr.ru) аша гына түгел, көндәлек дайджесттан да күзәтеп барырга мөмкин. Аның өчен "Telegram" мессенджерында театрның рәсми каналына @kamalteatr га язылырга кирәк, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.