Төрки халыкларның Х “Нәүрүз” халыкара театр фестивалендә - Германия белән Япониянең уртак проекты

“Сугышчы күңеле” бию тамашасы – япон сугышчыларының намус кодексы Бусидо белән драматургиянең үрелүе нәтиҗәсе

(Казан, 5 май, “Татар-информ). Төрки халыкларның Х “Нәүрүз” халыкара театр фестивале көннәрендә казанлылар Германия белән Япониянең уртак проекты – “Сугышчы күңеле” (“Душа воина”) бию тамашасын күрә алачак. Бу - япон артистларының Казан сәхнәсендә беренче мәртәбә чыгыш ясавы.
Программаны япон һәм рус артистлары Тетсуйя Фукусима (Tetsuya Fukushima), Гиох Огучи (Gioh Ohuchi), Людмила Комисcарова, балетмейстер Инго Талеб Рәшид тәкъдим итәчәк. Проектның идея авторы һәм биюләрне куючы да – Инго Талеб Рәшид.
“Сугышчы күңеле” бию тамашасы – япон сугышчыларының намус кодексы Бусидо белән драматургиянең үрелүе нәтиҗәсе. Хәзерге заманда самурай характерының әһәмияте нидә? “Сугышмаучы сугышчы” юлында үсеш була аламы? Без үзебездә көч, тугрылык, каһарман максатчанлыгы сыйфатларын тоя алабызмы? Инго Талеб Рәшидтә тамаша идеясе шушы сорауларга җавап буларак туган.
Үткәндә пилот-камикадзе булган спектакль каһарманы император һәм халкы хакына, атылган йолдыз сыман, күктә янып бетәргә теләгән. Илле ел узган. Менә картайган сугышчы, дан һәм каһарманлык турындагы хыялларга бирелеп, бакча буйлап атлый. Яшь чагында көрәш кырын, үзенең һәм кылычының көчен генә санласа, олыгаеп, акыл җыйгач, ул мәхәббәт, газап һәм күңеле белән бәрелешә, төп көрәш кырының үз эчендә: тәнендә, акылында, күңелендә булуын аңлап гаҗәпкә кала.
“Нәүрүз” кунаклары “Сугышчы күңеле” спектакле артистлары белән фестивальнең Матбугат клубында узачак очрашуда якыннан аралаша алачак, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәте.