Милли музейның 125 еллыгы уңаеннан, аңа нигез салган шәхесләр белән таныштырдылар

Бүген Милли музей 125 еллык юбилеен билгеләп үтә.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). 5 апрельдә Татарстан Республикасы Милли музее — Россиянең иң эре төбәк музее үзенең 125 еллык юбилеен билгеләп үтә һәм бу вакыйга Татарстан һәм бөтен ил тарихында һәм мәдәниятендә әһәмиятле дата булып тора.

Ул 1895 елда ачылган, Казан шәһәре фәнни-сәнәгать музееннан алып Татарстан Республикасы Милли музее булганчы, мәдәни брендка әйләнеп, озак үсеш юлы үткән.

Аны оештыруның башында Казан университетының күренекле галимнәре — Александр Штукенберг, Николай Загоскин, Петр Кротов, Николай Высоцкий, Николай Катанов, шәһәр башлыгы Сергей Дьяченко, Казан меценатлары һәм хәйриячеләре — Ольга Александрова-Гейнс, Иван Лихачев һәм башкалар тора. Музейның нигезен галим һәм коллекционер Андрей Лихачев тупланмасы һәм 1890 елгы фәнни-сәнәгать күргәзмәсе экспонатлары тәшкил итә.

Күп буын Музей хезмәткәрләренең хезмәте нәтиҗәсендә Татарстан һәм аның башкаласының табигый һәм мәдәни-тарихи үсешен, Көнбатыш һәм Көнчыгыш гореф-гадәтләре тиңдәшлеген, Борынгы дөнья цивилизацияләре мирасын комплекслы рәвештә тәкъдим итә торган 940 меңнән артык әйбер — уникаль коллекцияләр тупланган.

Хәзерге вакытта ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган яңа экспозиция төзелә. Музей фонд саклагычын масштаблы реконструкцияләү –күп коллекцияләрне күрсәтү һәм музейга килүчеләрне Фонд һәм реставрация эшләре үзенчәлекләре белән таныштыру мөмкинлеге бирә торган «Ачык фондлар» булдыру планлаштырыла.