Төркия халкы күренекле эстрада җырчысы Каяханны соңгы юлга озатты

Халык күңелендә онытылмас моңнары белән урын алган автор-башкаручы Каяханның җеназа намазында дәүләт җитәкчеләре дә катнашты

(Истанбул, 5 апрель, "Татар-информ", Рушания Алтай). Кичә Төркия күренекле композитор, эстрада җырчысы Каяхан белән хушлашты. 66 яшендә яман шеш авыруыннан вафат булган сәнгать әһеленең үлем хәбәре 7дән 70 яшькәчә бөтен төркиялеләрне тирән кайгыга салды. Бу уңайдан, хәбәрне ишетү белән, Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм премьер-министр Әхмәт Давутоглу телефон аша мәрхүмнең гаиләсенә кайгы уртаклашып, теләкләрен ирештерделәр.

Каяхан 1980 еллардан алып бүгенгәчә Төркиянең иң мәшһүр автор-башкаручысы буларак беленде. Ул иҗат иткән җырлар белән бик күп җырчы ил күләмендә зур танылуга иреште. Каяхан ике дистә ел төрле медиа корылышлары тарафыннан оештырылган җыр бәйгеләрендә “Иң яхшы композитор” яки “Иң яхшы җыр сүзләре авторы” яисә “Иң яхшы башкаручы” номинациләрендә беренче урынны яулады. Аның җырлары Төркия күләмендә ел саен уздырылып килә торган “Алтын әфлисун”, “Алтын күбәләк” фестивальләренең Гран-при иясе булды. Каяхан шулай ук 1990 елда “Евровидение” халыкара җыр бәйгесендә Төркияне тәкъдим итеп, яшь җырчыларга халыкара сәхнәләргә чыгуның кыюлык үрнәген күрсәтте. Ул яшь башкаручылар өчен һәрвакыт уңай үрнәк, эшенең чын әһеле булды. Аның ярдәме, киңәшләре белән бик күп яшь җырчы олы сәхнәгә адым атты. Шуңа да бүгенге көндә төрек эстрадасында югары баскычларда урын алган шәкертләре Каяханны “Икенче әти”, “Остаз” дип атыйлар.

Каяхан гади сәнгать әһеле генә булмады. Ул ватан һәм табигать сөючәнлеге белән башкалардан аерылып торды. Бу нисбәттән күп санлы хәерия концертлары бирүен искә алу кирәк. Ул - 1992 елның 29 октябрендә, Җөмһурият бәйрәме уңаеннан, Әнкарәнең нәкъ уртасында урын алган “Кызылай” мәйданындагы концертына 160 мең тамашачы җыеп, рекорд куйган шәхес.

Бүген Каяханны соңгы юлга озатырга меңнәрчә кеше җыелды. Җемаль Рәшит Рәй исемендәге концертлар залында оештырылган мәрхүм белән хушлашу чарасында Төркиянең күп санлы сәнгать әһелләрен, төрле партия җитәкчеләрен, халык депутатларын, сәнгать корылышлары вәкилләрен, министрларны күрергә мөмкин иде. Җеназа намазына Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган да катнашты. Мәрхүмнең Төркия дәүләт байрагына төрелгән табутын төрек гаскәрләре күтәреп барды. Чөнки Каяхан Төркия хәрби көчләренә олы хөрмәт белән карый иде. Шунлыктан, ул “Армия ярдәм фонды”на әледән-әле ярдәм итеп торды. Исән вакытта үзенең җеназа мәрасименә чәчәк урынына әлеге фондка акча күчерүләрен васыять итте.

Каяхан соңгы концертын 14 февральдә, гашыйклар көнендә бирде. Бу аның яраткан тамашачысы белән соңгы күрешүе вә хушлашуы иде. Аның соңгы җөмләләре: “Хакыгызны хәләл итегез. Сезне Аллага тапшырдым”, -булды. Бүген күренекле җырчының соңгы юлы да, концертларындагы кебек, иҗатын сөчеләр белән тулып ташты, моңнары урамнарны яңгыратты. Телевидение каналларының хәбәр тапшырулары Каяханның үлем хәбәре белән башланды. Аны соңгы юлга озату чаралары турыдан-туры трансляцияләнде.