news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җырчы Ёлка «КАМАЗ-мастер» турындагы сериалга саундтрек яздырган

Клипта Чаллы шәһәре күренешләрен һәм сериалдан кадрларны күрергә була.

Җырчы Ёлка «КАМАЗ-мастер» турындагы сериалга саундтрек яздырган
«Татар-информ» архивы

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Җырчы Елка (чын исеме — Елизавета Иванцив) «Не брошу на полпути» җырына клип төшергән. Композиция «КАМАЗ-мастер» командасы узышчылары турындагы «Мастер» сериалына саундтрек булган. Видеоклип YouTube видеохостингында чыккан.

Өч минутлык видеороликка сериалдан кадрлар, чүл һәм Чаллы күренешләре кергән. Моннан тыш, клипта шәһәр сәүдә үзәкләренең берсе һәм Чаллы мэриясе бинасы янындагы күпер янында урам узышлары кадрлары бар.

«КАМАЗ-мастер» командасы турындагы сериалны Россия стриминг киңлекләренең берсендә карарга мөмкин. Шулай ук якын арада күп серияле фильмны НТВ федераль каналында күрсәтергә планлаштыралар.

Элегрәк компания генераль директоры Сергей Когогин инициативасы буенча «Мастер» сериалын төшерүчеләр КАМАЗ хезмәт коллективына нәфис фильмның беренче сериясен тәкъдим итте. Премьера проект продюсеры Федор Бондарчук, режиссер Степан Коршунов, актерлар Аристарх Венес, Линда Лапиныш, Максим Запорожский һәм башкалар катнашында узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100