Ташкентта Гаяз Исхакыйның 143 еллыгына багышланган музыкаль-шигъри кичә булды

Язучының Ташкентта яшәүче туганы Сөембикә Шәриповага быел 101 яшь тула.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Чит илләр белән милләтара мөнәсәбәтләр һәм дустанә элемтәләр комитетында татар әдәбияты классигы, сәясәт эшлеклесе Гаяз Исхакыйның 143 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәне Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-мәгърифәтчелек үзәге оештырды.

Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде. Бу турыда Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичәдә Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-мәгърифәтчелек үзәге идарәсе әгъзалары һәм активистлары, Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге, милли мәдәни үзәкләр активистлары, фән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, җәмәгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. 

Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиле А. Әхтәриев, Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-мәгърифәтчелек үзәге идарәсе рәисе Р.Нәбиуллин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Кичәне алып баручы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Р.Гыйззәтуллина Гаяз Исхакыйның чит илдә үткәргән еллары һәм авыр язмышы турында сөйләде.

«Зыялылар» клубы җитәкчесе, Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-мәгърифәтчелек үзәгенең Яккасарай районы бүлеге рәисе А.Халиков кичәгә килүчеләргә язучының туганы Сөембикә Гариф кызы Шәрипованың сәламен тапшырды. Ул Ташкентта яши һәм быел үзенең 101 яшьлеген билгеләп үтәчәк.

Кичәдә Гаяз Исхакыйның тормышы һәм эшчәнлеге турында документаль кадрлар, аның музей йортындагы экспозия тәкъдим ителде.