Мәскәүдә Фуат Мансуров исемендәге фестиваль үткәрү хакында сөйләштеләр

Ел саен фестивальдә яшь талантлар белән бер сәхнәдә Фуат Мансуров белән күп еллар бергә эшләгән күренекле артистлар чыгыш ясый.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»).Мәскәүдә Фуат Мансуров исемендәге «Бердәмлек талантлары» фестивален үткәрү хакында сөйләштеләр. Бу хакта Вәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин һәм Татарстанның атказанган артисты, Мәскәүнең «Яңа опера» театры дирижеры Василий Валитов, ТР Премьер-министры урынбасары, Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин катнашты.

Фестиваль ел саен Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә уза.

Чараны оештыру идеясе белән маэстроның укучысы Василий Валитов чыккан. Фестивальнең оештыру комитеты рәисе – Равил Әхмәтшин.

Ел саен фестивальдә яшь талантлар белән бер сәхнәдә Фуат Мансуров белән күп еллар бергә эшләгән күренекле артистлар чыгыш ясый.

Очрашуда шулай ук башка уртак мәдәни проектлар үткәрү мөмкинлеге хакында да фикер алыштылар.