“Ютазы йолдызлары” бию ансамбле җитәкчесе Чабаксардан диплом алып кайтты

Минзилә Абдурахманова үзенең атаклы “Яшь килен” шаян биюе белән тагын бер тапкыр танылды.
(Ютазы, 5 март, "Татар-информ", "Ютазы таңы",  Ильмира Галиева). “Ютазы йолдызлары” бию ансамбле җитәкчесе Чабаксардан диплом алып кайтты. “Ютазы йолдызлары” халык бию ансамбле җитәкчесе Минзилә Абдурахманова үзенең атаклы “Яшь килен” шаян биюе белән тагын бер тапкыр танылды, дип яза районның "Ютазы таңы" газетасы.Февраль аенда Чабаксарда узган җыр-бию, театр-сәнгать һәм уен кораллары иҗатын берләштергән “Талантлар калейдоскобы” II Бөтенроссия фестиваль-бәйгедә безнең район хореографы яшь киленнәрдәй шома һәм оста биюе белән тамашачы күңелен генә яулап калмаган, ул дәрәҗәле жюри әгъзаларын да әсир иткән. Минзилә Абдурахманова фестивальнең “Халык биюе” номинациясендә беренче дәрәҗә диплом һәм кубок белән бүләкләнгән, диелә район хәбәрендә.