Ярославльдә Казан юбилеена багышланган зур тантана үтә

Ярославльдә Казан юбилеена багышланган зур тантана үтә

(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). Бүген Ярославльдә Казанның 1000 еллыгына багышланган зур тантаналар башланды. Анда өлкәнең вице-губернаторы Н.Воронин һәм шәһәр башлыгы урынбасары В.Валанчунаса да катнашачак. Милләттәшләребез үткәргән бу чарада катнашу өчен Казаннан Ярославльгә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бүлек мөдире Ф.Уразаев җитәкчелегендәге делегация китте. Бу төркемгә кергән танылган баянчы Рамил Курамшин һәм җырчы Вәис Бәйрәмов биредәге тамашачыны татар җыры һәм татар моңы белән сөендерәчәк.

Ярославльдә 12 мең чамасы татар яши. Шуларны берләштереп торучы “Дуслык” мөселман-мәдәният үзәге инде ун елдан артык халыкка хезмәт итә. Биредә гомер итүче милләттәшләребезнең күбесе ана телен белми диярлек. Кызганычка, журналлар һәм радио-телевизион тапшырулар да, туган телебезне өйрәтүче бакча һәм мәктәпләр дә юк. Үзәк каршында эшләп килүче “Дуслык” ансамбле татар җыр-моңнары белән милләттәшләребезне һәрдаим сөендереп тора. Шәһәрдә мәчет тә эшли.