^Уфада Рудольф Нуриев исемендәге балет фестивале башланды

^Уфада Рудольф Нуриев исемендәге балет фестивале башланды

(Уфа, 5 март, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Бүген Уфада халкыбызның атаклы улы, мәшһүр балет биючесе Рудольф Нуриев исемендәге балет фестивале башланып китте. Быел ул инде 11 нче тапкыр уздырыла.

Узган ун ел эчендә шушы сәнгать бәйрәме кысаларында Уфа сәхнәләрендә Россиянең генә түгел, ә чит илләрнең дә балет сәнгате йолдызлары чыгыш ясап, тамашачыларга шактый гына рухи байлык өләшкән иде. Быел да онытылмаслык мизгелләр вәгъдә итә әлеге матур бәйрәм.

Чираттагы фестивальнең төп үзенчәлеге шунда – ул Каһирә шәһәренең опера һәм балет театры балет труппасының чыгышлары белән башлана. Әлеге труппа тамашачыларга «Танышулар клубы», «Кармино бурано», «Лоркиана», «Корсар» һәм «Болеро» бер актлы спектакльләрен тәкъдим итә.

Балет бәйрәме ике атна дәвам итәчәк. 12 марттан башлап көн аралаш С.Прокофьевның «Аккош күле», Х.Левенсхольдның «Сильфида», Л.Минкусның «Жизель», «Дон Кихот», «Баядерка», П.Чайковскийның «Йокыга талган гүзәл» спектакльләре күрсәтеләчәк. Төп партияләрне Парижның «Гранд опера» солисты Аллесио Карбонэ, Каһирә опера театрыннан Хани Хассана, Зур театрдан Мария Аллаш, «Кремль балеты»ннан Жанна Богородицкая, Мариин театрыннан Майя Думченко кебек күренекле балет сәнгате осталары башкара.

Шулай итеп Башкортстан җиренә менә унберенче тапкыр инде Рудольф Нуриев истәлеген хөрмәтләп оештырылучы сәнгать бәйрәме килде. Аның быел да бик матур үтәчәгенә бернинди шик тә юк.