^“КИСМ” ААҖ эшчеләренә бәйрәм сюрпризы ясады

^“КИСМ” ААҖ эшчеләренә бәйрәм сюрпризы ясады

(Чаллы, 5 март, “Татар-информ”, Илисә Ганиева). Чаллыда җиде еллык өзеклектән соң беренче мәртәбә “Мастеровые” рус драма театры “КамАЗинструментспецмаш” ААҖендә эшләүче хатын-кызлар өчен спектакль күрсәтергә турыдан-туры предприятиегә чакыру алды. 8 март бәйрәме алдыннан мондый сюрпризны гүзәл затларга предприятие администрациясе ясады. Заводның 400 кеше сыйдырышлы актлар залы театраль залга әйләндерелде. Театр заводка “гастроль”гә Ж.-Б.Мольер пьесасы буенча эшләнгән “Скапен хәйләсе” спектаклен юкка гына алып килмәде. Классик француз комедиясенең сюжеты бәйрәм алды күтәренкелеге бирергә сәләтле.