Казан гимны булырдай җыр

Казан гимны булырдай җыр

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Дания Моисеева). Казанның 1000 еллыгына багышланган җыр конкурсына яңа гимн тәкъдим ителәчәк. «Казан — йолдыз» дигән җырның авторы, үзешчән композитор Роза Ташкалова шул хакта хәбәр итте.

Роза Ташкалова гомер буе укытучы булып эшләгән, балачактан ук шигырьләр яза, ә җырлар иҗат итү белән өч ел шөгыльләнә. Бүгенге көндә аның үзе язган утызлап җыры бар, шулар арасында патриотик җырлар да шактый. Аның «Изумруд покрылся льдом» (репрессия корбаннарына багышланган), «Казань», «Гостья», «Автогонщик» («Авточабышкы» — Гәрәй Рәхим тәрҗемәсендә) һәм «Чор җайдагы» (Татарстан Президентына багышланган) дигән җырлары инде халыкка таныш. «Автогонщик» җыры Салават башкаруында яңгыраган. «Казань — звезда» дигән җырны татарчага шагыйрь Гәрәй Рәхим тәрҗемә иткән. Казан турында гына да Роза Ташкалова өч җыр иҗат иткән. «Казань — звезда» дигән җырны шагыйрь Гәрәй Рәхим татарчага тәрҗемә иткән. Бу җыр яшь җырчы Алина Шәрифҗанова башкаруында еш яңгырый. Роза ханымның оныгы Рената Габитова аны конкурсларда да башкарган. Композитор Казанның 1000 еллыгына үзенең җыр альбомын чыгарырга җыена.