Әлкидә Сихтермәдә Педер Хузангай музеенда 50 меңнән артык кеше булган

Сихтермәдәге Педер Хузангай музее ачылуга быел 15 ел тула.

(Әлки, 5 февраль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы Сихтермә авылындда Педер Хузангай музеенда 50 меңнән артык кеше булган, дип яза районның "Әлки хәбәрләре" газетасы.

Сихтермәдәге Педер Хузангай музее ачылуга быел 15 ел тула.

Шушы вакыт эчендә аның экспонатлары белән 50 меңнән артык кеше танышкан. Үткән җәйдә Чуашстан республикасыннан махсус комиссия килеп, музей эшчәнлеген тикшергән һәм аңа югары бәя биргән. Хәзер бу музкй Борынгы Чуашиянең Көмеш боҗрасына (туристлык маршруты) кертелде.