news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан артистлары Төрекмәнстанны нейтралитетның 25 еллыгы белән тәбрик итте

Видеокотлауда җырчылар Айдар Сөләйманов, Зәринә Хәсәншина, Фәридә Сөнгатова, шулай ук ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары катнашты.

Татарстан артистлары Төрекмәнстанны нейтралитетның 25 еллыгы белән тәбрик итте
ТЮРКСОЙ

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстан артистлары, видеоролик яздырып, Төрекмәнстанны даими нейтралитетның 25 еллыгы белән котлады. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Халыкара төрки мәдәният оешмасыннан (ТЮРКСОЙ) хәбәр иттеләр.

«ТЮРКСОЙ Төрекмәнстан нейтралитетының 25 еллыгын махсус видео белән билгеләп үтте. Халыкара видеоклипта 12 илдән 150дән артык артист канашты», - диде оешма вәкиле Вугар Новрузоглу.

Халыкара проектта республикабызны Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов, Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты Зәринә Хәсәншина, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Фәридә Сөнгатова һәм әлеге коллективның башка артистлары тәкъдим итте.

Видеопремьерада ТЮРКСОЙның генераль секретаре Дүсән Касеинов һәм Төрекмәнстан мәдәният министры Атагельды Шамурадов катнашты. Төрки дөнья исеменнән Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Төркия, Төрекмәнстан, Гагаузия (Молдова), Татарстан, Башкортстан, Кабарда-Балкария һәм Якутия артистлары котлау юлламалары белән чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100