news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында атна буе бушлай спектакльләр күрсәтелде

Утыз ел элек язылган пьеса Питрәч районы сәхнәсендә куелган.

Питрәч районында атна буе бушлай спектакльләр күрсәтелде
http://pestrecy-rt.ru/n

(Питрәч, 4 декабрь, «Татар-информ», «Питрәч-информ», Ләйсән Мифтахова). Питрәч мәдәният йорты сәхнәсендә атна буе район коллективлары тарафыннан бушлай спектакльләр күрсәтелде. «Театр атналыгы-2020» күптән көтелгән премьера белән тәмамланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Балкыш» халык театры башкаруында «Казан егетләре» спектакле премьерасы театр марафонының кульминациясе булды. Залдагы тамашачылар һәм онлайн трансляция буенча спектакльне 8 меңнән артык кеше карады.

Премьерага район башлыгы Илһам Кашапов та килде. Сүз уңаеннан, ул атна дәвамында берничә спектакль карады.

«Минемчә, бу бик уңышлы проект. Пандемия чорында питрәчлеләр театрны сагынып өлгерде. Моны тамашачыларның карашыннан да аңларга була. Бу спектакльләрне барлык авыл җирлекләре тамашачылары күрергә тиеш», — диде ул.

Шулай ук Питрәч артистлары башкаруындагы спектакльне карарга күренекле якташларыбыз, ТР мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре һәм башкалар да килгән иде. Барысы да актерларның талантлы уенын һәм пьесаны уңышлы сайлауларын билгеләп үттеләр.

Пьесаның авторы Мансур Гыйләҗев та премьерада булды. «Пьеса 30 ел элек язылган иде. Ул монда  Питрәчтә дә үз сәхнәсен тапты»,  —  диде автор.

Район мәдәният йорты сәхнәсендә бер атна дәвамында чыгыш ясаган театр коллективларының барлык җитәкчеләренә бүләкләр тапшырылды. Шул исәптән «Балкыш» халык театры режиссеры Фәнил Мисаловка.

Якташыбыз — Татарстанның халык артисты Айдар Хафизовны, Татарстанның халык һәм атказанган артисты Раушания Юкачеваны, язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Кәримовны «ТАССРның 100 еллыгы» истәлек билгесе белән бүләкләделәр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100