news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәндә себер татарлары җырлары тупланган диск чыкты

Диск авторы җырларны җиде ел туплаган.

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). Шушы көннәрдә Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә “Әмәл” себер татарлары көйләре” дип аталган җырлар дискын тәкъдим иттеләр. Бу турыда "Яңарыш" газетасы хәбәр итә.

Әлеге җырлар дискын филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин чыгарды. Себер татар халкының борынгы, онытылып барган җырларын туплап, дискка яздыру турында ул Төмән дәүләт университетының татар бүлегендә укыткан елларда хыяллана.

Ул мәдәниятебезгә гашыйк, сәләтле, милләт җанлы студентларны җыеп “Әмәл” ансамблен булдыра. Алар өлкәнең татар авыллары буйлап йөреп, халык җырларын өйрәнәләр.

Ансамбль хәтта регионара фестиваль-бәйгеләрендә катнашып, лаеклы урыннарга ирешә. Әмма студентлар уку йортын тәмамлап, төрлесе төрле якка тарала, шулай ансамбль дә таркала. Максим Сагидуллин җиде ел җыйган җырларны дискка тупларга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100