news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омски татарлары Сара Садыйкованы искә алды

Кичәне «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы оештырды.

Омски татарлары Сара Садыйкованы искә алды
tatar-congress.org

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). Шушы көннәрдә Омскиның «Дом кино» мәдәният йортында иң беренче татар хатын-кыз композиторы буларак танылган Сара Садыкованың иҗатына багышланган кичә узды. Кичәне «Ибер» милли-мәдәни мохтәрияты каршында эшләп килүче «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы оештырды. Бу турыдаБөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Заманына туры килгән шау-шулы зур концертлардан аермалы буларак, бу кичәдә искиткеч гадилек, самимилек, чисталык хөкем сөрде. Килгән кунаклар тын калып сәхнәдән агылган чын татар моңын тыңлады. Экранда чагылдырылган рәсемнәргә карап, Сара ханымның бала чагыннан алып, соңгы көннәренә кадәр сакланып калган фотосурәтләрне карый алдылар.

Омски татарлары арасында таныклы журналист, сүз остасы, радио һәм телевидениедә диктор булып эшләгән, күп еллар «Умырзая» концертларын алып барган Розалия Сайганова тулы һәм аңлаешлы итеп Сара апаның тормыш юлын сөйләде.

Татар халкы өчен җанга якын баян, гармун моңнарыннан тыш, сәхнәдән сихри һәм тансык фортепианода башкарылган көйләр дә яңгырады. Мәдәният һәм сәнгать көллиятендә эшләүче музыка укытучысы Әлфия Дистанова татар моңнарын шул рәвештә халыкка җиткерә алды.

«Ибер» мохтәрияты рәисе урынбасары Марат Катыров һәр катнашучыны Рәхмәт хаты белән бүләкләде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100