Габдулла Тукай Әдәби музеенда Тәлгат Галиуллинның яңа китабы тәкъдир ителәчәк

Музейда узачак чарага М. Мәһдиевнең иҗатташлары, укучылары, туганнары җыелачак

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”). 6 нчы декабрь 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай Әдәби музеенда әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм язучы Тәлгат Галиуллинның “Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы” китабын тәкъдир итү кичәсе була. Бу хакта ТР Милли музееның редакция-нәшрият бүлеге – матбугат үзәге хәбәр итә. Чараны ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Милли музее, Г. Тукай музее оештыра.
Г. Тукайның әдәби музее иҗат белән шөгыльләнүчеләрне, әдәбият сөючеләрне берләштерүче үзәк булып тора. Музейда Г.Тукайның тормышы, иҗаты буенча экскурсияләр генә түгел, кызыклы шәхесләр белән очрашулар, Тукай белән бәйле истәлекле көннәр уңаеннан әдәби-музыкаль кичәләр уздырыла. Шундый күренекле чараларның чираттагысы Т.Галиуллинның “Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы” китабын тәкъдир итүгә багышлана. Биредә язучы, әдәбият галиме, тәнкыйтьченең яңа басылып чыккан китабы турында фикер алышу, күрененекле әдәбият галиме, язучы М. Мәһдиев турындагы хатирәләрне күңелләрдә кабат яңарту күздә тотыла.
Бу йолдызлыкка кергән язучыларыбыз – Г. Бәширов, М. Мәһдиев, А.Гыйләҗев, Ф. Миңнуллин, Г. Ахуновлар гомер буе Габдулла Тукайны үзләренең остазлары санаган, аның иҗатын өйрәнгән шәхесләр. Алар һәрчак шагыйрьнең музеенда мәртәбәле кунаклар булдылар. Тукайны олылап аның иҗаты турында сөйләштеләр, тамашачыларга Тукай иҗатының әһәмиятен аңлаттылар, шигырьләрен укыдылар. Үз әсәрләрен дә Тукай үрнәгендә иҗат иттеләр. Т. Галиуллин һәм М. Мәһдиев күп тапкырлар әдәби салонда тамашачылар белән эчтәлекле очрашулар уздырдылар.
Т. Галиуллин М. Мәһдиевне замандашы, фикердәше буларак ихтирам белән искә ала. Язучыны үзе тирәсендәге башка “йолдызлар” белән мөнәсәбәте аркылы ача. Үзенең дә Мәһдиев белән бер-берсен хөрмәт итеп, дустанә гомер кичерүе турында яза. “Мин Казанга күчеп килгәнче гел күрешеп, сөйләшеп тормасак та, бер-беребезгә җылы мөнәсәбәтләрне хатлар, телефон, яңа басылып чыккан китапларыбыз, шуларга язылган автографлар аша сиздереп яшәдек” . Тәлгат Галиуллин үзе дә әлеге олпат шәхесләр белән бер казанда кайнап, аралашып яшәгән, иҗат иткән кеше. Аның да бу “йолдызлыкта” үз урыны бар.
Музейда узачак чарага М. Мәһдиевнең иҗатташлары, укучылары, туганнары җыелачак.
Тамашачыларга М.Мәһдиевнең ТР Милли музее фондларында саклана торган шәхси әйберләре, язучы төрле елларда музейга бүләк иткән татар әдәбияты тарихына кагылышлы документлар күрсәтеләчәк. М. Мәһдиев әсәрләреннән өзекләрне Г. Кариев исемендәге Яшьләр театры артисты Нуретдин Нәҗмиев, Г. Камал исемендәге Академия театры артисты Ирек Баһманов укыячак.