Сарманның кино күрсәтүчеләре грант откан

Алар «Ритэк» җәмгыяте оештырган бәйгедә катнашып, кино күрсәтү аппараты алыр өчен 100 мең сумлык грантлы булган.

(Сарман, 4 ноябрь, «Татар-информ», «Сарман», Альбина Сабирова). «Сарман» кинотеатры коллективы район халкына рухи тәрбия бирүдә зур өлеш кертә. Алар «Ритэк» җәмгыяте оештырган бәйгедә катнашып, кино күрсәтү аппараты алыр өчен 100 мең сумлык грант откан.

Алар төрле бәйгеләрдә катнашып, кино күрсәтүнең сыйфатын арттыру өчен мөмкинлекләр ала.