Уфада Миңлегали Шәйморатовка атлы һәйкәл куелачак

Бу Уфада икенче атлы монумент булачак.

(Казан, 4 ноябрь, "Татар-информ"). Уфаның Совет мәйданында генерал-майор Миңлегали Шәйморатовка атлы һәйкәл куелачак. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның сүзләренә сылтама белән "Безнең дәвер" газетасы хәбәр итә.

Бу шәхеснең истәлеген мәңгеләштерүдә дәүләтнең һәм җәмгыятьнең барлык институты катнашырга тиеш, диде Радий Хәбиров.

Гомүмән, Россиядә атлы һәйкәлләр күп түгел. Ә 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командирына һәйкәл, Салават Юлаевка һәйкәлдән кала, Уфада икенче атлы монумент булачак.