Район мәдәният хезмәткәрләре Россия күләмендәге акциягә кушылды

Алар мәдәни чараларда төшерелгән төрле милләт халыкларның чыгышлары, милли костюмнары фотоларын социаль челтәрләргә урнаштырды.

(Әгерҗе, 4 ноябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Әгерҗе районы мәдәният хезмәткәрләре Россия күләмендә уза торган традицияләрне сакла, #традицияләрне сакла, илебез акцияләренә кушылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Алар мәдәни чараларда төшерелгән төрле милләт халыкларның чыгышлары, милли костюмнары фотоларын социаль челтәрләргә урнаштырды.