"Татар-информ"да “Татар моңы” конкурсына багышланган матбугат конференциясе узачак

Конкурсның максаты - татар халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен пропагандалау.

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Сишәмбе, 7 ноябрьдә, 14.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “Татар моңы” яшь башкаручылар конкурсына багышланган матбугат конференциясе узачак.

Чарада Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов, проектның сәнгать җитәкчесе Миләүшә Айтуганова, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы кафедрасы мөдире Сәгыйть Хәбибуллин, проектның башкаручы продюсеры Илсөяр Шиһапова һәм Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров катнаша.

Искәртеп үтик, “Татар моңы” яшь башкаручылар конкурсы 9 нчы ел рәттән үткәрелә һәм бөтен Россиядән, БДБ илләреннән һәм чит илләрдән ватандашларны җыя. Конкурсның максаты - татар халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен пропагандалау, яшьләрне милли-мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү, талантлы яшь башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның иҗади потенциалын үстерү.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясеннән онлайн-трансляция оештырылачак, видеога комментарийларда сораулар бирергә мөмкин.

ММЧ вәкилләренә аккредитация узу өчен электрон адрес: pr@tatar-inform.ru.