Профессор Сәгыйть Хәбибуллин: Этномузыканың оясы нәкъ менә татар факультетында урнашкан

Кичә консерваториянең яңа бинасында экскурсия оештырылды.

(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Кичә Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе татар факультетының яңа бинасы белән танышу узды. Монда татар мохите хөкем сөрә. Татар факультетының этномузыкология кафедрасы этник музыка буенча профессиональ белгечләр әзерли. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә экскурсиянең оештыручылары сөйләде.

Яңа бина буйлап экскурсияне консерваториянең профессоры, дирижёр, укытучы Сәгыйть Хәбибуллин үткәрде. Этномузыкология кафедрасының эшчәнлеге турында фольклорчы, доцент Геннадий Макаров сөйләп узды. Яңа буын “Калеб” җыенының кече форматтагы кичәсен консерваториянең татар теле укытучысы Гүзәл Сәгыйтова алып барды.

"Консерватория ачылганнан бирле без үзебезнең йортыбыз булыр дип ничә еллар хыялланып йөрдек. Монда һәрдаим татар рухы хөкем сөрәчәк. Иң беренче булып, Рөстәм Яхинга һәйкәл ачтык. Каршысында Нәҗип Җиһановның бюсты тора. Ирек мәйданында Салих Сәйдәшев исемендәге концертлар залы. Монда татар музыкасының утравы урнашкан дип әйтсәк тә була. Озак итеп сөйләргә аерым бер көн кирәк”, - дип башлап җибәрде экскурсияне Сәгыйт Хәбибуллин.

Татар музыка факультеты ел саен экспедицияләргә йөри. Музейда исә шуннан табып алып кайткан төрле музыка уен кораллары, язмалар тупланган.

Алга таба Гүзәл Сәгыйтова татар теле кабинеты белән таныштырды. Татар рухын сакларга тырышабыз, студентлар белән татар телендә тизәйткечләр әйтәбез, тырышып шөгыльләнәбез. Әлбәттә, татар теле дәресләре аз, ләкин, булганына шөкер итеп яши торган заманга җиттек кебек”, - диде ул.

Татар музыкасы һәм этномузыкологиясе кафедрасы доценты Геннадий Макаров этномузыкология хәзерге торышы һәм фольклор материаллары җыю турында сөйләп үтте.

“Безнең композиторларыбыз халык арасында йөргән, халык көйләрен язган. Нәҗип Җиһанов сөйләүләре буенча, экспедициягә чыккан композиторлар авылларда, әбиләрнең сандыкларында казынырга бик яраткан. Җәүдәт Фәйзи фонограф тотып йөргән. Александр Ключарёв шулай ук җыентыклар әзерләп бастырган. Безнең барлык элеккеге композиторларыбыз – Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарёв, Солтан Габәши – аларның һәммәсе дә халык җырларын җыеп, барысын бергә туплап, нәшер итеп чыгарган. Халык көенең нигез булып торуы мәгълүм. Бу традицияләр хәзер дә дәвам итә. Безнең яшь композитоларыбыз ел саен авылларга халык арасына чыга. Бүгенге көндә фольклор калмаган диярлек, әмма ул бар әле. Этномузыкология кафедрасы – ул этник музыка буенча белгечләр әзерли. Сүз дә юк, без монда күп байлык тупладык, меңләгән материаллар җыелды. Россиядә күпме татарлар яши, бөтен өлкәләрдә булырга тырышабыз. Әле элеккеге магнитофонда булган язмалар цифрга әйләнмәде, аны эшләп чыгасы бар. Соңгы ун елда без цифрлы аппаратурага яздыра барабыз. Үзенчәлегебез шундый – дәүләт уку йорты буларак, безгә удмурт, мари, башкорт һәм башка тирәк-як халыклар да укырга килә. Шунысы яхшы – тикшеренүләр алып барырга уңай. Алдагы көндә аудио-видео язмалар әзер булыр дип уйлыйм. Шуңа күрә ел саен без икешәр-өчәр студент алабыз. Этник музыка белән кызыксынган яшьләр булса, килсеннәр, без хәтта музыка мәктәбен бетергәннәрне дә алабыз. Бакалавр, магистр юнәлешләрен беләсездер, барлык мөмкинлекләр дә бар. Мохит искиткеч әйбәт, без яшьләргә яхшы мөгамәләдә, аларга ярдәм итәбез”, - дип искәртте ул.

Сәгыйть Хәбибуллин сүзләргә кушылып: “Экспедицияләргә йөрү – яздың да, калдың түгел, алар китап булып төрле дисклар белән чыга. Безнең 7-8 җыентыгыбыз әзер, алар барысы да ноталар белән бирелә, хәтта әби-бабайлар җырлаган дисклар да бар. Бу заман таләпләренә туры килә, этномузыканың оясы бездә, Аллага шөкер!” – дип йомгаклады. Шул язмалардан мисалларны татар факультеты студентлары һәм халык уен кораллары оркестры яңа буын “Калеб” җыенының кече форматтагы кичәсендә башкарып үтте.