Милли китапханәдә сәяси репрессия корбаннарына багышланган күргәзмә эшли

Классик уку залындагы күргәзмәне октябрь азагына кадәр карап була.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Милли китапханәсенең классик уку залында сәяси репрессия корбаннарына багышланган китап күргәзмәсе эшли.

Китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ел саен 30 октябрь көнне сәяси репрессия корбаннары искә алына. Икенче каттагы классик уку залында бу темага багышланган китаплар белән таныша аласыз.

Күргәзмә биредә октябрь буе торачак, диелә.