Тинчурин театры артистлары Апас районында кунакта булды

Татарстанның халык артисткасы Миләүшә Нәҗмиеваны якташлары юбилее белән котлаган.

(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ"). 2 октябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Апас районы Мәдәният йортында «Беренче мәхәббәт» спектаклен тәкъдим итте. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Апас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев барлык райондашлар исеменнән рәхмәт әйткән.

Татарстанның халык артисткасы Миләүшә Нәҗмиеваны якташлары якынлашып килүче күркәм юбилее белән котлаган.

"Җылы каршы алулары, спектаклебезне яратып кабул итүләре өчен Апас халкына без дә, үз чиратыбызда, зур рәхмәтебезне белдерәбез", диелә әлеге хәбәрдә.