Татарстан китап нәшрияты басмалары Ташкентта Халыкара күргәзмәдә тәкъдим ителде

Күргәзмәдә Бөек Британия, Германия, Казахстан, Төньяк Корея, Кыргызстан, Россия, Төркия һәм Үзбәкстан нәшриятлары катнашкан.

(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан китап нәшрияты 2-4 октябрь көннәрендә Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә иң яхшы басмаларын тәкъдим иткән. Бу турыда нәшриятның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Киштәләрдә бүләк өчен өзерләнгән затлы, матур бизәлешле, бай эчтәлекле китаплар, матур әдәбият, проза, поэзия, драматургия әсәрләре, балалар басмалары, тарихи китаплар, өлкәне, туган якны өйрәнүгә багышланган китаплар куелган.

Әлеге чарада Бөек Британия, Германия, Казахстан, Төньяк Корея, Кыргызстан, Россия, Төркиядән 16 нәшрият һәм китап сату эшенә мөнәсәбәтле оешма катнашкан. Үзбәкстан үзе утыздан артык нәшрият һәм китап кибете продукциясен тәкъдим иткән.

Татарстан китаплары урнашкан стендны Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Халыкара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе Р.Д.Корбанов, Россия Федерациясе китап нәшер итүчеләр ассоцияциясе президенты К.В.Чеченев, Үзбәкстанда Татарстан вәкиллеге киңәшчесе Н.Ю.Кәримов һәм башкалар караган.