Пензада "Сөмбелә" бәйрәменә зур делегацияләр килгән

Бәйрәм милли колоритны исәпкә алып, бик матур итеп бизәлгән иде.

(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ"). 2019 елның 28 сентябрендә Пенза өлкәсенең Кузнецк районы Татар Канадее авылында татар халкының милли бәйрәме “Сөмбелә” үткәрелде. Бәйрәмгә күрше авыллардан зур делегацияләр дә килгән иде. Чара мәктәптә узды. Бу турыда Пенза татарлары мохтәрияте хәбәр итә.

Бәйрәм милли колоритны исәпкә алып, бик матур итеп бизәлгән иде. “Көз бүләкләре” бәйрәм ярминкәсе, татар халкының милли ризыклары, милли көй, татар телендә әдәби укулар халыкның һәм кунакларның күңеленә хуш килде.

Бәйрәм кунакларын татар халкының милли биюләре һәм җырлары белән каршы алдылар. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары арасында Пенза өлкәсенең иҗтимагый оешмасы вәкилләре, Кузнецк районы администрациясе вәкилләре һәм мәктәп директорлары бар иде.

Тантаналы өлеш котлауларга һәм бүләкләүгә багышланган иде. Кузнецк районының мәгариф, мәдәният өлкәсенең иң яхшы хезмәктәрләре, татар җәмгыяте активистлары бүләкләнде.

Үзешчән сәнгать коллективлары, җирле халык, укучылар һәм башка үзешчән артистлар катнашында бәйрәм концерты барлык авыл халкына һәм бәйрәм кунакларына багышланды. Халыкара премия лауреаты, Пенза шәһәреннән килгән җырчы Дания Юмаева да җырларын тәкъдим итте.