Мәскәү шәһәренең “Ак калфак” оешмасы Норлатта чыгыш ясады

Концерт алдыннан Норлат һәм Мәскәү “Ак калфак”лылары арасында бик җылы очрашу булды.

(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ", Фәүзия Мөхәммәтова). Кичә Норлатта мәртәбәле кунаклар, Мәскәү шәһәренең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе , Татарстанның халык артистисты Наилә Фатыйхова үзенең иҗатташ төркеме белән шәһәр мәдәният сараенда зур концерт программасы белән чыгыш ясады. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Концерт алдыннан Норлат һәм Мәскәү “Ак калфак”лылары арасында бик җылы очрашу булды. Анда ике оешманың планнары белән уртаклашып, үзара фикер алыштылар. Күңелдә шундый матур тәэсир калдырган очрашу да, искиткеч зәвыклы концерт та тамашачыларга ошады.

,