Камал артистлары Театр олимпиадасында Россия милли театрлары программасын ача

"Әтәч менгән читәнгә" спектакле Санкт-Петербургтагы Александринский театры сәхнәсендә куелачак.

(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ"). 11 һәм 12 октябрьдә Театр олимпиадасында Россия милли театрлары программасын Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры ачып җибәрәчәк. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тамашачылар Камал театрының баш режиссеры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәевнең Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган "Әтәч менгән читәнгә" спектаклен күрә алачак. Спектакль Александринский театры (Санкт-Петербург) сәхнәсендә уйнала.

Театр олимпиадасы 2019 — зур фестиваль - төрле илләрдән килгән театр эшлеклеләренең аралашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданы. Фестиваль кысаларында иң яхшы чит ил театрларының, Россия милли театрларының гастрольләре һәм әйдәп баручы театр эшлеклеләренең мастер-класслары үтә.

Санкт-Петербургта үтәчәк Олимпиадада 15 илдән килгән театрлар утыздан артык спектакль тәкъдим итәчәк. Камал театрыннан тыш милли театрлар программасында Бурятия, Якутии, Чечня, Карелия һәм Башкортстан театрлары бар.