Казанда фарсы шагыйре Хафизга багышланган кичә узачак

13 октябрьдә ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты конференц-залында “Хафизга багышлана...” исемле фарсы әдәбияты кичәсе узачак

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”). 13 октябрьдә ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты конференц-залында “Хафизга багышлана...” исемле фарсы әдәбияты кичәсе узачак.
Иран Ислам Республикасы Генераль консуллыгының мәдәният буенча атташе бүлеге белән Тарих институты каршындагы Иранны өйрәнү үзәге белән берлектә оештырылган әлеге кичәгә фарсы әдәбияты һәм шигърияте белән кызыксынучылар чакырыла. Бу турыда Тарих институтыннан хәбәр иттеләр.