Азнакайда “Шәһәрнең мәдәни мохите” проекты кысаларында 80нән артык чара узган

“Шәһәрнең мәдәни мохите” проекты район башлыгы Марсель Шәйдуллин инициативасы һәм “Татнефть” җәмгыяте ярдәме белән быел 8 июньдә старт алды.
(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). Азнакайда “Шәһәрнең мәдәни мохите” проекты кысаларында 80 нән артык чара үткәрелгән. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Шәһәрнең Игелеклелек паркында Мәдәни үзәкнең иҗат төркеме “Шәһәрнең мәдәни мохите” проекты ябылуга багышланган чара уздырды.
 
Районыбыз сәнгатькәрләре, "Тамчылар" халык балалар, "Хәтирә" халык ветераннар, тальянчылар халык ансамбльләре; "Юлдаш" вокаль ансамбле үзләренең җыр-моңнарын бүләк итте.
 
Мәдәни үзәк каршында эшләүче Венера Лотфуллина һәм Регина Йосыпова җитәкчелегендәге иҗат түгәрәкләре мастер-класс үткәрде.
 
Халык артистларга кушылып җырлады, биеде, күңел ачты.
 
“Шәһәрнең мәдәни мохите” проекты район башлыгы Марсель Шәйдуллин инициативасы һәм “Татнефть” җәмгыяте ярдәме белән быел 8 июньдә старт алды. Өч ай буена шәһәребезнең 5 мәйданчыгында 80 нән артык мәдәни-күңел ачу чарасы оештырылды.