Нурлатта Нефтьчеләр көне бәйрәм ителәчәк

Анда Казан, Чаллы, Әлмәт артистлары чыгыш ясаячак

 (Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). 5 сентябрьдә 17.30да "РИТЭК" ААҖ нурлатлыларны нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылган бәйрәм концертына һәм фейерверкка чакыра.

Нурлат паркында булачак бәйрәм концертында Казан, Чаллы, Әлмәт артистлары чыгыш ясаячак, дип игълан итте районның “Дуслык” басмасы.