news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә татар скульпторы Әлфиз Сабировның күргәзмәсе ачылды

Көнчыгыш дәүләт музеенда күргәзмә 3 октябрьгә кадәр эшли.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Пермьдә туган татар скульпторы Әлфиз Сабиров күргәзмәсе ачылышында катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көнчыгыш дәүләт музеенда рәссамның бронза һәм гипс скульптураларыннан сиксәннән артык эше, зәркән бизәнү әйберләре, графика, келәмнәр тәкъдим ителә.

«Без әле сезнең күргәзмәләрне башка илләрнең зур залларында күрә алырбыз дип уйлыйм», - диде Равил Кәлимулла улы.

Ул музей җитәкчелегенә Көнчыгыш музеенда үз эшләрен күрсәтү мөмкинлеге алган яшь авторга, шулай ук әлеге проектны гамәлгә ашыруда скульпторга ярдәм иткән Мәрҗани фонды президенты Рөстәм Сөләймановка ышаныч күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.

Традицион татар гаиләсендә тәрбияләнгән рәссам табигый рәвештә үткәннәрнең мәдәни рухын үзенә сеңдергән. «Минем иҗатымда милли, космик, борынгы мотивлар һәм образлар күп. Легенда һәм мифларның структур элементларын мин тормыш халәте буларак карыйм», - ди Әлфиз Сабиров.

Көнчыгыш дәүләт музеенда күргәзмә 3 октябрьгә кадәр эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100