news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанлыларны ачык һавада «Агачлар ни турында җырлый» спектаклен карарга чакыралар

Проект Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында әзерләнде.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). 11 августта Горький исемендәге Казан паркында ачык һавада «Агачлар ни турында җырлый» дигән спектакль премьерасы була. 3 көн дәвамында казанлыларның Идел буе халыклары әкиятләренә нигезләнгән спектакльне күрү мөмкинлеге булачак.

Йолалар һәм халык җырлары нигезендә куелган «Агачлар ни турында җырлый?» спектакле дүрт әкияттән тора —  «Красавица береза» (удмурт), «Юман-батыр» (чуаш), «Дуболго Пичай» (мордва) һәм «Волшебный меч» (мари).

Спектакльдә Татарстан театрлары актерлары, Россиянең бәйсез артистлары һәм театр әһелләре катнаша. Режиссеры — Сойжин Жамбалова.

Спектакль Горький исемендәге паркта 11, 12 һәм 13 август көннәрендә күрсәтеләчәк. Башлана — 18:30 сәгатьтә, дәвамлылыгы — 2 сәгать. Спектакль рус телендә барачак.

Проект Казан Мэриясе тарафыннан тәкъдим ителде һәм Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100