news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә яңа паркта 2 мең машинага исәпләнгән урын булдырылган

Биредә туйлар, мәҗлесләр үткәрү мөмкинлеге дә булачак.

Мөслимдә яңа паркта 2 мең машинага исәпләнгән урын булдырылган
http://muslumirc.ru/

(Мөслим, 4 август, «Татар-информ», «Авыл утлары», Лилия Шәймиева). Мөслимдәге «Киләчәк» паркында эш дәвам итә. Биредә оешма-предприятиеләр көче белән төзекләндерү һәм чистарту эшләре алып барыла. Паркка илтүче юлга асфальт түшәлде. 2 меңнән артык машинага исәпләнгән алты парковка эшләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Парк территориясендә зур һәм кече амфитеатр ясалды. Алар 7 мең кешене сыйдыра ала. Зур сәхнә дә эшләнеп бетте. Сабантуй мәйданында рулонлы газон җәю эше төгәлләнде. Бу эшне, җәйге ялда булуларына карамастан, оешма-предприятие хезмәтчәннәре башкарды. Газонга су махсус автоматлаштырылган газон системасы белән сибеләчәк. Мәйдан территориясенә унышар тонна сыйдырышлы су савытлары урнаштырылган. 

«Берничә ел элек монда парк булачак дисәләр, ышанмас идем. «Кояшлы Ык”ка керү урынында биредә башкарылган эшләр турында мәгълүмат язылган стенд урнаштырылды. Аңа карасаң, шаккатасың: су буеннан ничәмә-ничә машина чүп чыгарылган! Ә бүген парк территориясе әкият дөньясына тиң. Бу гүзәллекне бергәләп сакласак иде», — ди Эльза Фатыйхова.

«Киләчәк» паркында сәүдә нокталары эшләнеп бетү алдында. Ат чабышлары уздыру өчен ипподром эшләнде. Биредә 2 меңгә якын утыргыч бар. Кичләрен парк территориясен 2 меңгә якын яктырткыч бизәячәк.

«Киләчәк» паркы чын мәгънәсендә киләчәкне күздә тотып эшләнә. Биредә туйлар, мәҗлесләр үткәрү мөмкинлеге дә булачак. Шул максатны күздә тотып ясалган ике зонада 400 кеше ял итә алачак. Паркта ашханә, туклану нокталарын ясау да төгәлләнү алдында. .


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100