news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның үзәкләштерелгән китапханәсендә капиталь ремонт 18 миллион сумга төшә

Җиһазлар сатып алу өчен 4 миллион сумга якын акча сарыф ителәчәк.

Кукмараның үзәкләштерелгән китапханәсендә капиталь ремонт 18 миллион сумга төшә
http://kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 4 август, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Сәләхетдинова). Кукмараның үзәкләштерелгән китапханәсендә капиталь ремонт төгәлләнеп килә. Төзекләндерү өчен 18 миллион сумнан артык акча сарыф ителә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Азат Нәбиев җитәкчелегендәге „Домострой“ оешмасы егетләре 10 мартта эшкә тотындылар, ә инде август башларында төгәлләргә планлаштыралар. Мин аларның хезмәтеннән бик канәгать. Төзекләндерү 18 миллионнан күбрәк сумга төшә, 3 миллион 700 мең сумлык җиһаз (укучылар өчен ноутбуклар, проекторлар, стеллаж, өстәл һәм урындыклар) кайтачак», — ди үзәкләштерелгән китапханә директоры Резидә Касыймова.

Биредә төзүчеләр кулы тимәгән бер генә почмак та калмаган. Идән, түшәм, ишек-тәрәзәләр яңартылган, ут, су, канализация, җылылык системасы, янгын сигнализациясе — барысы да алыштырылган, бинаның тышкы ягы да бик матур итеп тышланган, видеокүзәтү җайланмалары куелган.

Подвалны да читләп узмаганнар: идәннәр җәелеп, стена-түшәмнәре акшарланган. Бүгенге көндә төзүчеләр беренче каттагы идәнгә плитә түшәү белән мәшгуль. Шул ук вакытта ут кертү эшләре дә алып барыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100