news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Эрмитажында Петербург рәссамы Азат Галимов күргәзмәсе ачылды

Күргәзмә ТАССРның 100 еллыгына багышланган.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). 30 июльдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Ватан белән күзгә күренмәс багланышлар» проекты кысаларында «Азат Галимов. Көнбатыш белән Көнчыгыш арасында» дигән ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.  

Останың иҗатындагы Татарстан башкаласы образын барыннан да яхшырак Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Даими вәкиллеге оештырган «Ватан белән күзгә күренмәс багланышлар» күргәзмә проектының исеме аңлата. Бу - рәссамның рухи ядкарьләргә һәм үз халкының мәдәният һәйкәлләренә кайтуы.

Күргәзмәне рәссам иҗатының символик үзәге булган Татарстан башкаласы күренешләре ачып җибәрә. Бу шәһәргә багышланган эшләрдә ак ташлы Кремльнең мәһабәт диварлары һәм аның символлары – Сөембикә манарасы, яңадан торгызылган Кол Шәриф мәчете, Әҗем һәм Борнай мәчетләренең уникаль борынгы силуэтлары бар.

"Рәссамга бигрәк тә Иске Казан урамнары һәм яр буйлары, аның бакчалары һәм уңайлы скверлары аеруча кадерле. Экспозициядә дөньяның һәм Россиянең төрле почмакларында төрле елларда язылган 154 эш тәкъдим ителгән", - ди оештыручылар.

Азат Галимов рус сәнгатендә реалистик пейзаж мәктәбенең традицияләрен һәм француз мәктәбенең импрессионистик карашын берләштергән матур манераны куллана. Рәссамның таланты шәһәр пейзажы жанрында аеруча ачык чагыла. Оста сүзләренә караганда, ул нинди генә илдә эшләсә дә, һәркайда төрле халыкларның мәдәниятләренең катнаш билгеләрен күреп алган, аның йөрәгенә иң якын булган, кече Ватанны хәтерләткән мотивларны эзләгән.

Күргәзмә 30 августка кадәр эшләячәк.

Азат Галимов В.Мухина исемендәге Ленинград югары сәнгать-сәнәгать училищесын тәмамлаган, хәзер ул А.Л.Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясе. Ул Россия Рәссамнар берлегенең Санкт-Петербург бүлеге рәсем секциясе әгъзасы, Петровский фәннәр һәм сәнгать академиясе әгъзасы, Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы һәм Болгар Рәссамнары берлегенең Варнен бүлеге әгъзасы. Азат Галимов шулай ук «Россиянең иң яхшы рәссамнары» каталогына кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100