Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында берьюлы ике авылда мәдәният йортлары төзелә
Объектлар быел ачылачак.
(Чирмешән, 4 август, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районында берьюлы ике авылда мәдәният йортлары төзелә. Светлогорский авылында «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында 50 тамашачыга, з Бәркәтә авылында 100 кешегә исәпләнгән клуб булачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Биредә төзелеш эшләре белән бер үк вакытта территориядә төзекләндерелә, аның тирәсендә агач-куаклар утыртылачак. Бу эштә районның мәдәният хезмәткәрләре актив катнаша», — ди район мәдәният бүлеге начальнигы Рузилә Минхәерова.
Клубның үз котельные да булачак. Мәдәният учагы барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителәчәк. Монда заманча уен комплексы, кәмит белән балалар мәйданчыгы ясау да планга кертелгән.
Сүз уңаеннан, бу бистәдә кайчандыр клуб бинасы булган, ләкин узган гасырның 70 еллары ахырында анда янгын чыккан. Аннан соң клубны әле бер бинада, әле икенчесендә ачалар.
Бистәдә 15 йортта 35 кеше гомер кичерә. Монда төрле милләт халкы яшәсә дә, бөтен бәйрәмнәрне бергә җыелышып үткәрәләр. Авылда клуб бинасы турында күптәннән хыялланалар.
Быел көз Бәркәтә авылы мәдәният йортында да «өй туе» уздырырга планлаштыралар. 400 квадрат метрлы бина «2020 елда мәдәният объектларында төзелеш һәм капиталь ремонт» республика программасы буенча төзелә. Проект буенча, 100 кешелек тамаша залы ясалачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз