Дуслык йорты мәктәп-студиясендә балаларны халык биюләренә өйрәтәләр

Татарстан халыклары Дуслык йортының “Алтын” хореография мәктәбенә 3-15 яшьлек сәләтле балалар кабул ителә.

(Казан, 4 август, “Татар-информ”). Татарстан халыклары Дуслык йортында эшләп килүче “Алтын” хореография мәктәп-студиясенә укучылар кабул ителә. Бу хакта Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты сайтында хәбәр ителә.

Бию мәктәбенең репертуарына төрле халыкларның: татар, рус, Идел буе халыклары, Россия халыклары, якын чит ил халыклары, дөнья халыклары биюләре керә.

Укыту программасында партер гимнастикасы, классик бию, халык-сәхнә биюе дәресләре каралган. Шулай ук техника дәресләре дә укытылачак. Бу - малайлар өчен - акробатика элементлары белән "трюк" сәнгате, ә кызлар өчен әйләнү күнегүләре.

Хореография студиясендә балаларны актерлык осталыгына да өйрәтәчәкләр.