Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада Туфан Миңнуллин әсәре геройларына һәйкәл куелачак
Һәйкәл карт белән малайны сынландыра.
(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Түбән Камада Туфан Миңнуллин әсәре геройларына һәйкәл куелачак. Айдар Метшин катнашында узган күчмә киңәшмәдә бронза сын турында фикер алыштылар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Эскизны Казан скульпторы әзерли. Һәйкәл Туфан Миңнуллин әсәре геройларын — карт белән малайны сынландыра. Композициянең биеклеге ике метрдан артык, ул көзен ачылачак.
Билгеле булганча, яңартылган драма театры Түбән Камада узган елның декабрь ахырында ачылды. Капиталь реконструкция март аеннан декабрь аена кадәр дәвам итте. Бу вакыт эчендә 250 урынга исәпләнгән яңа тамаша залы, декорация склады, рәссамнар өчен остаханә төзелде. Бина эчен бизәкләү эшләре башкарылды. Бинаның тышкы ягы, керү урыны, театрның эче тулысынча үзгәрде.
Бу эшләргә республика бюджетының 145 миллион сумнан артык акчасы юнәлтелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз