Ирек Хафизов ике хатынлылык темасын күтәргән фильмда уйнарлык актрисаларны атады

Тинчурин театры артисты Ирек Хафизов Татарстанда төшерелгән фильмнарда кастинг белән шөгыльләнә.

(Казан, 4 июль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның беренче кастинг-менеджеры Ирек Хафизов ике хатынлылык темасына кагылган “Остазбикә” фильмында төп рольне кем уйный алачагын фаразлады. Бу турыдагы фикерен ул"Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.

“Мин бу рольдә өч актрисаны күрәм. Иң беренчесе – элек Әлмәт театрында уйнаган Эльмира Яһүдина-Минханова – Сәкинә һәм Рамил Минхановларның килене. Бәлки аның театрдан китүе ислам кануннары белән яшәвенә бәйледер, әмма аның кинода төшүе мөмкин. Бервакыт минем аны кастингка да чакырганым булды, ул каршы килмәгән иде”, - ди Ирек Хафизов “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Остазбикә ролен уйный алырлык тагын ике актриса дип ул Әлмәт театры примасы Мәдинә Гайнуллинаны һәм Тинчурин театры артисты, үз хатыны Гөлчәчәк Хафизованы атады.

  • Татарстанда төшерелгән фильмнарда Ирек Хафизов һәм Гөлчәчәк Хафизовалар актив катнаша. Ирек Хафизов фильмнарның кастинг директоры буларак та билгеле.
  • Татарстанда Гаяз Исхакыйның “Остазбикә” повестена нигезләнеп кыска метражлы фильм төшереләчәк. Фильмның продюсеры – Миләүшә Айтуганова, режиссеры – Ренат Кәримов. “Остазбикә”не “Татаркино” үз матди мөмкинлекләреннән чыгып төшерә.
  • “Татаркино” төп рольләрен башкарачак актрисаларга кастинг оештырды. Әмма беренче кастинг көтелгән нәтиҗәне бирмәде.