ТР Милли музее “Универсиадага таба!” махсус программасына чакыра

Сабан туе музей программасының төп чарасы була

 (Казан, 4 июль, «Татар-информ»). XXVII Бөтендөнья студентлар уеннары булган көннәрдә ТР Милли музее “Универсиадага таба!” («Навстречу Универсиаде!») махсус программасына чакыра.

Ул “Җанланган эскпозиция” («Ожившая экспозиция») чарасыннан башлана, ул 6, 11 һәм 17 июльдә сәгать 12.00-14.00 уза. Музейга килүчеләр өчен безнең ата-бабаларыбыз тормышы ачылачак.

7, 10, 12 һәм 16 июльдә музейда күн һәм зәркән эшләре, алтын белән чигү, гарәп каллиграфиясе белән таныштыра торган мастер-класслар узачак.

Универсиада көннәреднә профессиональ рәссам Миля Нуруллина “Тюльпан –Универсиада символы” мастер-классын уздыра.

13 нче июльдә барлык теләк белдерүчеләрнең Наполеон сугышларының хәрби вакыйгалары атмосферасында булу мөмкинлеге туа.

14 нче июльдә сәгать 12.00-14.00 узачак Сабан туе музей программасының төп чарасы була.

Универсиада алдыннан музейда яңа күргәзмәләр ачыла: “Татарстанның спорт алтыны” («Спортивное золото Татарстана») һәм “Татар киеме: тарих һәм хәзерге заман” («Татарский костюм: история и современность»).

ТР Милли музее экспозициясе Универсиада көннәрендә махсус режимда, сәгать 10.00-21.00 эшләячәк, дип хәбәр итә музей матбугат хезмәте.